2019 елда Татарстан юлларындагы аварияләрдә 300дән артык кешенең гомере өзелгән
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Елена Сәлахова). 2019 елда Татарстан юлларындагы аварияләрдә 300дән артык кешенең гомере өзелгән, шуларның 19ы — балалар. ТР баш Дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
Узган елда республикада 4 меңнән артык юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. ЮХИДИ башлыгы билгеләп үткәнчә, аварияләрнең күбесенә юл хәрәкәтендә катнашучыларның кагыйдәләрне (әйтик, каршы як полосага чыгу һәм тизлекне арттыру) тупас бозуы сәбәпче була.
Габдрахманов шулай ук һәлак булучыларның еш кына иминлек каешын эләктермәвен дә әйтте.
«Иминлек каешын һичшиксез эләктерергә кирәк. Ул авариядә һәлак булу куркынычын 70 процентка киметә», — дип искәртте Ленар Габдрахманов.