Илгиз Зәйниев Тукай премиясе өчен Нобель премиясе системасын кулай дип саный
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Илгиз Зәйниев Тукай исемендәге дәүләт премиясенә кандидатларны һәм лауреатларны билгеләү өчен Нобель премиясенә кандидатлар сайлау системасын иң кулае дип саный. Бу хактагы фикерләрен ул «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.
«Белүемчә, премиягә кандидатларны күренекле шәхесләрдән төзелгән экспертлар һәм әлеге премиянең алдагы еллардагы лауреатлары тәкъдим итә ала. Бу шәхси җаваплылык булыр иде. Үзләренең тәкъдим ителгәнен кандидатлар белмиләр дә», — ди Илгиз Зәйниев.
- Нобель премиясе — иң дәрәҗәле халыкара премияләрнең берсе. Ул фәнни ачышлар, мәдәнияткә яки җәмгыять үсешенә кертелгән зур өлеш өчен бирелә. Нобель премиясе лауреталары Альфред Нобельның туган көнендә — 10 октябрьдә бүләкләнә.
- Лауреатларны билгеләү комитеты ел дәвамында эш алып бара. Кандидатларны әлеге темада вәкаләтле булган экспертлар билгели. Билгеләү процедурасы ябык. Экспертлар исемлеге дә, номинантлар исемлеге дә дөньяга чыгарылмый, номинантларга да хәбәр ителми. Документлар бары тик 50 елдан соң гына ачыла.
- 15 февральгә кадәр ТР Мәдәният министрлыгы Тукай премиясенә тәкъдим ителүчеләрдән гаризалар кабул итә. Кандидатларны төрле оешмалар тәкъдим итә ала.