Татарстанда «Лада» автомобиле кюветка төшеп киткән һәм юл билгесенә килеп бәрелгән
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда 22 яшьлек хатын-кыз идарә иткән «Лада» автомобиле кюветка төшеп киткән һәм юл билгесенә килеп бәрелгән. Авариядә машина хуҗасының нәни улы һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Кеше үлеменә китергән юл һәлакәте дүшәмбе көнне, 10 февральдә, Актаныш – Мөслим автомобиль юлының 83нче чакрымында булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Лада» автомобилен идарә итүче 22 яшьлек хатын-кыз, тизлеген арттыру нәтиҗәсендә идарәсен югалтып, кюветка төшеп киткән һәм юл билгесенә килеп бәрелгән.
Юл һәлакәтендә машинада утырып барган сабыйның гомере өзелгән.