Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җиденче утырышы узачак көн билгеләнде
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җиденче утырышы 20 февральдә узачак. Бу хакта бүген парламентның Президиум утырышында билгеле булды.
«Көн тәртибенә комитетлар тәкъдиме белән 29 сорау кертелә, шул исәптән Татарстан Республикасының җиде закон проекты. Алар беренче укылышта каралачак», — диде ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина.
Депутатлар «ТР дәүләт хезмәткәрләренең мәҗбүри дәүләт иминияте турында», «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутаты, җирле үзидарә органы әгъзасы, җирле үзидарәнең вазифаи заты вәкаләтләрен гамәлгә ашыру гарантияләре турында» Татарстан Республикасы Законының 6 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» закон проектларын караячаклар.
«Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты, «Татарстан Республикасында гражданнар оборонасы турында» закон проекты, «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы закон проекты беренче укылышка кертелә.
«Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында» ТР Законының 11 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты, «ТР Гаилә кодексының 45 статьясына һәм «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты беренче укылышка тәкъдим ителә.
Соңгысы кысаларында, муниципаль белем бирү оешмаларын дәреслекләр белән тәэмин итүдә вәкаләтләр, бер гаиләдә үсүче балаларга бер уку йортында уку мөмкинлеге мәсьәләсе каралачак. Шулай ук, депутатлар Габделхәй Кәримовның үлеме сәбәпле, аның депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында мәсьәләне караячак.