Түбән Кама җанатарлары матчка Бөек Ватан сугышы геройлары портретын алып килде
![Түбән Кама җанатарлары матчка Бөек Ватан сугышы геройлары портретын алып килде](https://tatar-inform.tatar/attachments/652e0c58cee405f804c116a31b3e053644ad914b/store/crop_and_fill/0/56/1000/562/780/440/0e0ab85feb4be88a34552069f7b760844eadf8c25dcf843814cbf2533ac9/704.jpg)
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Түбән Каманың «Нефтехимик» хоккей клубы «Без хәтерлибез! Без горурланабыз!» патриотик акциясен оештырды. «Нефтехимик» матчына җанатарлар Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының портретларын алып килде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә
«Локомотив» белән уен башланыр алдыннан, бер минут тынлык игълан ителде, түбәнкамалылар туганнарының портретларын югары күтәреп, якыннарын искә алды.
Патриотик акция матчы Түбән Кама файдасына 4:3 исәбе белән тәмамланды.
Акция тагын ике матчта дәвам итәчәк: 13 февральдә, 19: 00 сәгатьтә — «Нефтехимик» — «Металлург», ә 15 февральдә, 17:00 сәгатьтә — «Нефтехимик» — «Адмирал».