Уграда кара-каршы тору тәмамлану көнен бәйрәм итү законы инициаторы отставкага китте
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамоновның үз теләге белән отставкага китүен кабул итте. Ул Обнинск шәһәре мэры вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Владислав Шапшаны билгеләде. Дәүләт башлыгы Указы Кремль матбугат хезмәте сайтында чыкты.
«Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамоновны үз теләге белән отставкага китүен кабул итәргә. Владислав Шапшаны вазифага керешкәнче Калуга өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләргә», — диелә дәүләт башлыгы указында.
Элегрәк Анатолий Артамонов федераль әһәмияткә ия бәйрәмнәр исемлегенә «Уграда кара-каршы тору тәмамлану көне» (1480 ел 11 ноябрь) исемен алган тарихи датаны кертергә тәкъдим итте.
Инициатива җәмгыятьтә төрле фикер уятты һәм Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан тискәре бәяләмә алды. Артамоновның инициативасын карау 2019 елның сентябрендә РФ Дәүләт Думасында узарга тиеш иде, ләкин аны билгесез вакытка кичектерделәр.