Милли-мәдәни үзәк Шаһинур Мостафинны Тукай премиясенә тәкъдим итте
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Казан» милли-мәдәни үзәге язучы Шаһинур Мостафинны Тукай премиясенә тәкъдим итте. Константин Васильев галереясында бу уңайдан махсус киңәшмә уздырылып, катнашучылар кандидатураны бертавыштан хупладылар. «Казан» милли-мәдәни үзәге киңәшмәне ачык форматта уздырды.
«Казан» милли-мәдәни үзәге һәм аның филиалы «Хәтер китабы» мемориал комплексы Шаһинур Мостафинны Бөек Ватан сугышы елларының билгесез сәхифәләрен ачкан эзтабар язучы буларак билгеләп үтә. Ул аның соңгы елларда басылган өч китабын тәкъдим итә.
«Казан» милли-мәдәни үзәгенең директоры вазифаларын башкаручы Луиза Космылина Шаһинур Мостафинның озак еллар дәвамында архивларда утырып Матросов батырлыгын кабатлаган геройларны барлавын, Рафаэль Мостафин эшен дәвам итеп, җәлилчеләрне өйрәнүен искәртеп үтте.
Халык шагыйре Зиннур Мансуров Шаһинур Мостафинны намус принципларына таянып эш итүче шәхес дип билгеләде. «Теләсә нинди тарихны тулы итеп күз алдына китерү өчен, аның үзәгендә кайнаган шәхесләр турында язарга кирәк. Шаһинур шушы дөрес юлдан бара. Без тарихны аерым шәхесләр турында дөрес язылган мәгълүмат буенча гына торгыза алабыз. Бары шулай гына чор күз алдына килә», — диде ул.
Шаһинур Мостафинның эшчәнлеге турында сәнгать белгече Розалина Шаһиева, рәссам Надир Әлмиев, рәссам-каллиграфист Нәҗип Нәккаш һәм башкалар фикерләрен җиткерде. Нәҗип Нәккаш Шаһинур Мостафинның геройлары турында язганда аларның нәсел-нәсәбен өйрәүенә һәм күбесенең затлы нәселдән булуын ачыклавын басым ясады.
Надир Әлмиев язучының 50 ел дәвамында эзлекле эш алып баруын искәртеп, быел — Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан эзтабар язучының дәүләт премиясенә тәкъдим ителүен дөрес адым дип бәяләде. Ул мондый китапларны төрле телләргә тәрҗемә итү кирәклеген әйтте.
«Хәтер китабы» мемориал комплексы хезмәткәрләре Шаһинур Мостафин белән уртак хезмәттәшлек турында мәгълүмат бирде, мәктәп балалары белән Батырлык дәресләре үткәрелүен җиткерде. Язучының архивларны өйрәнеп 478 герой-матросовчыны ачыклавы билгеле булды.
«Эзтабарлыкка гомерен багышлаган язучылар күп түгел. Шаһинур Мостафинның үзе тапкан геройларга 34 һәйкәл куйдырга кеше», дип таныштырып үтте язучы Нәкыйп Каштанов.
«Мин бу эшкә әти васыяте буенча алындым. Ул миннән матростовчыларны эзләп табуымны сорады. Архивларда эшләп таптым мин аларны. Тугызы исән калган булып чыкты. Икенче китабымны Рафаэль Мостафин васыяте буенча аның эшен дәвам итеп — җәлилчеләрне өйрәнеп яздым. Өченче китабым - әнием васыяте иде. Ул каһарман хатын-кызлар турында», — дип соңгы китаплары белән таныштырды Шаһинур Мостафин.
Катнашучылар бертавыштан Шаһинур Мостафинны Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим итәргә кирәк дигән карарга килделәр. Оештыручылар әйтүенчә, бүген документлар әзерләнеп комиссия карамагына тапшырылган.