Әгерҗедә җитмеш яшьлек ханымнар шпагатка утыра башлаган
![Әгерҗедә җитмеш яшьлек ханымнар шпагатка утыра башлаган](https://tatar-inform.tatar/attachments/a47a64a74015f075f0607a9d04b52f787bbaaca8/store/crop_and_fill/0/73/720/404/780/440/b72c62059654523a72e0760a38168d4d21edd4701efdccac3546bb56e8db/d8ba6145a7c21ee5b73eca5b4842e39c.jpg)
(Әгерҗе, 1 март, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре», Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗедә «Оптимист» клубына йөрүче җитмеш яшьлек ханымнар төз буй-сыннары, янып торган күзләре, хәрәкәтчән булулары белән сокландыра. Кайберәүләр хәтта шпагатка да утыра башлаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Моннан күп еллар элек лаеклы ялдагы ике ахирәт Әлфия Закирова белән Аидә Старикова очрашкан саен үзләренә мавыктыргыч шөгыль табу турында сүз алып баралар. Ниһаять, уртак фикергә килеп 2003 елда клуб оештыра һәм теләге булганнарны бергә җыя.
Яшьтән үк сәламәт яшәү рәвеше алып бару белән кызыксынган Әлфия Әнвәр кызын клубның җитәкчесе итеп билгелиләр. Шул көннән башлап бүгенгә кадәр Әлфия ханым — эзләнүдә. Ул төрле алдынгы ысулларны өйрәнә, махсус курсларда белемен арттыра. Әнә шулай итеп, өлкәннәрне сәламәтлекләрен ныгытырга, дөрес тукланырга, авыруларны җиңәргә өйрәтә.
«Эчебездә ут булса да, без клубка елмаеп, күтәренке кәеф белән киләбез. Монда өй дә, балалар да, оныклар да онытылып тора. Без үзебезне кайгыртырга, үзебезгә вакыт кызганмаска, үзебез турында уйларга тиеш. Һәр хатын-кыз безнең кебек фикер йөртсен иде. Югыйсә күпләр теге яки бу шөгыльгә тотынганчы иң беренче вакыт юклыкны сәбәп итәләр. Бу дөрес түгел. Хатын-кыз иң элек үзен яратырга һәм хөрмәт итәргә тиеш», — ди Аидә ханым Старикова.
Әнә, йөзләре кояш кебек балкып торучы өлкән апалар күнегүләргә керештеләр. Иң элек башка массаж, аннан муен, җилкә, буыннар өчен, күзләргә, сулыш органнарына, умыртка баганасына, аякларга күнегүләр ясыйлар. Алар көн саен 1,5 сәгать шөгыльләнә.