Әлмәттә әтиләр юл кагыйдәләре буенча ярышты
![Әлмәттә әтиләр юл кагыйдәләре буенча ярышты](https://tatar-inform.tatar/attachments/36a4fbf85a007e5e296c0c10fcbd3cf587f8d2d9/store/crop_and_fill/0/163/1024/575/780/440/d2738ddd89d5255c24929dbf42dc14aff19ef68646c9954e9581fe2926dd/5xE1x-G6_VU.jpg)
(Әлмәт, 1 март, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәтнең ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 6нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең әтиләре белән «Кагыйдәләр буенча уйныйбыз» дигән эшлекле уен оештырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Чара әтиләрнең игътибарын балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча уртак эшчәнлеккә юнәлтү максатыннан үткәрелә.
Уен барышында әтиләргә төрле логик, теоретик һәм гамәли биремнәрдән торган станцияләр аша үтәргә туры килде.
Алар шулай ук юл билгеләрен, светофор сигналларын искә алды, юл аркылы чыгу кагыйдәләрен ныгыттылар һәм юлда очрарга мөмкин булган төрле вазгыятьне дә чиштеләр.
Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.