Әлмәттә BMW белән автобус бәрелешкән, бер кеше имгәнгән
(Казан, 1 март, «Татар-информ», Алексей Новиков). Әлмәттә автобус бәрелешкән BMW автомобиле йөртүчесе имгәнгән. Бу турыда авария шаһитлары хәбәр итә.
Юл-транспорт һәлакәте 20.00 сәгатьтә Шевченко һәм Монтаж урамнары чатында булган. Авариядә имгәнгән җиңел машина йөртүчесен хастаханә илткәннәр. Автобус йөртүчесе зыян күрмәгән.