Түбән Камада хәрби хезмәткә чакыруны оештыру үрнәкләре белән таныштылар
(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Бүген Түбән Камада хәрби комиссарлар эше һәм хәрби хезмәткә чакырылуның алдынгы практикалары белән танышу өчен, Россиянең 29 төбәгеннән чакырылыш комиссияләре рәисләре җыелды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Без ел саен хәрби хезмәткә чакырылуга кадәрге яшьләрне әзерләүгә, хәрби хезмәткә чакырылуны оештыруга багышланган укыту-методик җыены уздырабыз», — дип аңлатты Үзәк хәрби округ башлыгы урынбасары Александр Линьков.
Генерал-майор сүзләренчә, быел урыннарда — муниципаль берәмлекләрдә хәрби хезмәткә чакыруны оештыруның иң яхшы үрнәкләре белән конкрет танышу өчен хәрби комиссариатлар җыярга дигән карар кабул ителгән.
Кунаклар Түбән Камадагы шартларны бәяләделәр. Пленар киңәшмәдән соң, аларга Татарстан кадет корпусы, хәрби комиссариат һәм «Патриот» хәрби хезмәткә әзерлек үзәге буенча экскурсияләр уздырдылар.
«Монда алдынгы тәҗрибәне өйрәнәбез, Татарстан — алдынгы субъект, шуңа күрә өйрәнерлек нәрсәләр бар», — ди Ханты-Манси автономияле округы хәрби комиссары Денис Буров.
«Күрше төбәкләрдән килгән хезмәттәшләребез еш кына Татарстанның барлык бурычларны хәл итүдә координациянең югары дәрәҗәсе белән аерылып торуын таныйлар, — дип билгеләп үтте бу уңайдан Түбән Кама муниципаль районы хәрби комиссары Фәрит Мингәрәев.