Санкт-Петербургта Рөстәм Хучашевны искә алу кичәсе була
![Санкт-Петербургта Рөстәм Хучашевны искә алу кичәсе була](https://tatar-inform.tatar/attachments/624c68549a4e5d7aa48577ffceaa1b7288a77025/store/crop_and_fill/8/7/778/437/780/440/f66f902c049c228fe0105da368d8fb17e39f8e46078d3a629c7c85711c27/4222_n1707903_big%5B1%5D.jpg)
(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта татар яшьләре клубына нигез салучы, «Питер буйлары» татар-башкорт шәһәр милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Рөстәм Хучашевны искә алу кичәсе узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллегенең рәсми сайтында хәбәр ителә.
Искә алу кичәсе Садовая урамы, 75нче йорт адресында урнашкан «Рекорд» яшьләр йортында 20 мартта кичке җиде сәгатьтә узачак. Тамашада Альберт Асадуллин, Ярамир Низаметдинов, Лиана Дакало катнашачак.
Рөстәм Хучашев 1969 елның 27 октябрендә туган. Соңгы елларда Төньяк башкалада татар һәм башкорт кичәләрен актив оештыручыларның берсе булган. Ул «Питер буйлары» татар яшьләре клубын оештыруда ярдәм иткән.
Ул актив эше өчен Татарстан Хөкүмәтенең һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге, шулай ук Санкт-Петербург Хөкүмәтенең һәм Ленинград өлкәсе Хөкүмәтенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Ул 2020 елның 30 гыйнварында 51 яшендә вафат булды. Аның хатыны һәм нәни балалары ятим калды.