Түбән Камада 600гә якын такси тиешенчә теркәлмичә хезмәт күрсәтә
![Түбән Камада 600гә якын такси тиешенчә теркәлмичә хезмәт күрсәтә](https://tatar-inform.tatar/attachments/5716706592485758268c5a7c88f6c09ad1e8c42c/store/fill/780/440/ea73198e1b8f93355afc111dd9698d014a9e9ff746445f5c0494d44fff74/IMG_3377.jpg)
(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Түбән Камада такси системасын тулысынча легальләштерү эше дәвам итә. Хәзер шәһәрдә тиешле рәвештә теркәлмәгән машина йөртүчеләр саны 600гә якын. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Таксистлар өчен федераль салым хезмәте вәкилләре катнашында семинар үткәрделәр. Үзмәшгульлеген булдырган кешеләр яңа режим аша дәүләт белән мөнәсәбәтләрнең легаль системасына керергә мөмкин.
Семинарда «Яндекс», «Камилла» һәм «Портер» хезмәтләре вәкилләре катнашты.