Россия дипломаты Татарстан Президентының зур абруен раслаучы очракны сөйләде
![Россия дипломаты Татарстан Президентының зур абруен раслаучы очракны сөйләде](https://tatar-inform.tatar/attachments/23cf0febfabb4df1c911b24bbf30a39ceac81b70/store/crop_and_fill/2/0/748/420/780/440/de4ac2412f960ad4e025e3cd81c4ab181f6455b121ebc0338ae017b936d2/0170.jpg)
(Казан, 17 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Танылган Россия дипломаты Марк Энтин Россия Федерациясенең Люксембургтагы илчесе булып хезмәт иткән вакытта, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Көнбатыш Европада зур абруен раслаучы очракның шаһиты булган. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында сөйләде.
«Мин Татарстан Президентына мөнәсәбәтне күрсәтә торган тәҗрибәмнән мисал китерәм. Мин Россия Федерациясенең Люксембургтагы илчесе булганда, без Татарстан Президентының илгә сәфәрен оештырдык. Өстәвенә, без моны шундый итеп эшләдек, дәүләт сәфәренә куела торган барлык таләпләр дә үтәлде, гәрчә сүз Россиянең бер Республикасы Президентының сәфәре турында барса да. Бу кунакның чыннан да кыйммәтле булуын һәм сәфәрнең файдалы булуын күрсәтү өчен эшләнде», - дип хәбәр итте Россия халыкара хокук Ассоциациясе һәм Россия Европа тикшеренүләре ассоциациясе вице-президенты, юридик фәннәр докторы, профессор, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Европа хокукы кафедрасы мөдире, беренче класслы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Марк Энтин.
Люксембургта Рөстәм Миңнехановның Премьер-министр, вице-премьер, алдынгы сәнәгатьчеләр, Хөкүмәт вәкилләре, парламентарийлар белән очрашулары узды. Бөек герцог белән очрашу төп мәсьәлә булды.
«Хәзер бөек герцоглар планетада күп калмады. Бөек герцог илнең төп фигурасы һәм гәүдәләнеше булып тора. Аның очрашулар графигы бик тыгыз, ул берничә ел диярлек алдан язылган. Сөйләшү башлангач, бөек герцог радикаль исламга бәйле Татарстан тәҗрибәсе турында сораша башлады. Европа илләре өчен нәрсә куркыныч тудыруы турында сүз булды. Бөек герцог үзенең ярдәмчеләрен чакырып, киләсе очрашуларны гамәлдән чыгаруларын сорады һәм алар сөйләшүне дәвам итте. Бу кечкенә, әмма күрсәтмә вакыйга», - дип хәбәр итте спикер.
Марк Энтин билгеләп үткәнчә, Татарстанда уникаль тәҗрибә тупланган, төбәктә уникаль хакимият булдырылган. Бу - «халыкның төрле төркемнәренең һәм сәяси зыялыларның бергә булырга һәм нәтиҗәле эшләргә тырышу» системасы.
Россия дипломаты Татарстан Президентының абруен раслаучы очракны сөйләде