Өйдән чыгуга рөхсәт алу өчен SMS-сервиска юлланган мәгълүмат катгый сакланачак
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында махсус SMS-сервиска җибәрелгән шәхси мәгълүматлар катгый сакланачак. Бу хакта онлайн-брифинг барышында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин белдерде.
«Кемдер сезнең паспорт номерыннан файдаланыр һәм кредит рәсмиләштерер дип борчылырга кирәкми. Мондый хәл берничә ел элек булырга мөмкин иде, ләкин хәзер мондый хәл булмаячак», — диде ул.
Аның сүзләренчә, паспорт мәгълүматлары һәм үз-үзен изоляцияләү урынының адресын гражданинны тикшергәндә идентификацияләү өчен күрсәтергә кирәк.
«Кеше урамга чыкканда паспорт белән чыга. Аңа җавап итеп килгән SMSта уникаль код күрсәтелә. Бу кешенең, мәсәлән, биш төрле номер һәм көненә биш тапкыр өйдән чыгуын булдырмас өчен кирәк», — дип өстәде Айрат Хәйруллин.
Министр шулай ук хәзерге вакытта өйдән бары тик бик кирәк очракларда гына чыгарга мөмкин булуын искәртте.