Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә
(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Иртәгә, 10 апрельдә, иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә Татарстан территориясендә урыны белән көчле җил булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Синоптиклар һава шартларының начараюы турында кисәтү таратты. Хәбәрдә республикада җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин, шул исәптән Казанда-15-18 метрга кадәр диелгән.