Фәррахов: Төбәкләргә ятимнәрне фатир белән тәэмин итү өчен 250 млрд сум акча кирәк
![Фәррахов: Төбәкләргә ятимнәрне фатир белән тәэмин итү өчен 250 млрд сум акча кирәк](https://tatar-inform.tatar/attachments/09f5e14ca713001569ad8483e0617751cba13cb5/store/fill/780/440/20a632bc4ddda82f5f1bc9375d3afac7f2c1b8d3bb61f6a87313b7ff525e/7D966858-CC66-48B4-A72A-48372BA71772.jpeg)
(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Россия төбәкләренә ятимнәрне алар балигъ булганнан соң фатирлар белән тәэмин итү өчен 250 миллиард сумга якын акча җитми. РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«Инде күп еллар элек үк ятимнәрнең, балигъ булгач, дәүләттән фатир алырга тиешлеге турындагы мәсьәлә закон белән билгеләнде. Әмма бу финансланмый торган мандат (илдә ятимнәр артканнан-арта бара, ә субъектларның аларга фатир бирү өчен акчасы юк) иде. Бүген әлеге проблеманы ил күләмендә хәл итү өчен 250 миллиард сумга якын акча кирәк», - диде Фәррахов.
Бу проблеманы Конституциягә тәкъдим ителгән төзәтмәләр җайга салырга мөмкин. Чөнки яңартылган Төп законда дәүләтнең яклаучысыз калган балаларга мөнәсәбәттә ата-аналарның вазифасын үз өстенә алачагы күрсәтеләчәк, дип өстәде парламентарий.
«Төзәтмәләр Төп законга кертелгәч һәм без коронавирусны «авызлыклап», икътисад үсешкә йөз тоткач, бу киләчәктә проблеманы хәл итүгә юл ачачак», - дип сүзен йомгаклады депутат.