Фәррахов: соңгы 10 елда Татарстанда балалар йортларының 80 процентка якыны ябылды
(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Соңгы 10 елда Татарстанда, кирәге калмау сәбәпле, балалар йортларының 80 процентка якыны ябылган. РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«Бүгенге көндә барлык балалар йортлары да диярлек ябылды, аларның саны бик аз калды. Соңгы 10 елда аларның 80 процентка якыны ихтыяҗ бетү сәбәпле эшчәнлеген туктатты», - дип искәртте парламентарий.
Фәррахов фикеренчә, республикада теге яки бу проблема борчыган өлкән яшьтәге кешеләр һәм ятим балаларның саны аз булу Татарстанда гаилә кыйммәтләренә аерым мөнәсәбәт хөкем сөрүе белән бәйле.