Актанышта әти-әнисе эштә булган балалар өчен дежур бакча эшли
(Актаныш, 17 апрель, «Татар-информ», «Актаныш таңнары»). Актанышның «Ромашка» балалар бакчасы пандемиягә бәйле карантин вакытында мәктәпкәчә яшьтәгеләрне кабул итә торган үзәк ролен үти. «Каенкай», «Әтәчкәй», «Умырзая» һәм «Ромашка» бакчасыннан өч төркемгә 25 бала даими йөри. Бу турыда Актаныш муницуипаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Иртән балаларны тышкы ишектән үк кабул итәбез, ата-аналар бакча эченә кермиләр. Бакчаның шәфкать туташы һәр баланың температурасын үлчи. Балаларны шунда ук кулларын, битләрен юдыртабыз. Тәрбиячеләр программа нигезендә шөгыль-дәресләрне алып бара», — ди бакча мөдире Ләйсән Мәрдәнова.
Татарстан Президенты карары нигезендә бирелгән исемлеккә кергән эш урыннарыннан белешмәләре булган әти-әниләрнең генә балалары бакчага кабул ителә. Нигездә, хастаханәдә, даруханә, азык-төлек кибетендә, полиция бүлегендә, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр балаларын китерә.
Моңа кадәр балалар белән «Ромашка» бакчасы тәрбиячеләре шөгыльләнгән. Хәзер башка бакчаларның хезмәткәрләре дә график нигезендә эшкә җәлеп ителәчәк.
Санитария-эпидемиология кагыйдәләрен бакчада төгәл үтәргә тырышалар. Балалар көн дәвамында бер бүлмәдә генә торалар, бүлмәләр җилләтелә, тәрбиячеләр битлектән һәм башларына кигән. Балалар кулларын берничә тапкыр сабынлап юа.