Казан федераль университетында коронавирус белән авыруның беренче очрагы ачыкланды
(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Казан федераль университеты студентында яңа Covid-19 тибындагы коронавирус белән авыруның беренче очрагы ачыкланды, әмма студент кыз вузның тулай торагында яшәми. Бу хакта КФУ ректоры Илшат Гафуров хәбәр итте.
«Бүгенге көндә бездә ОРВИ белән авыручы кешеләр аз түгел, алар арасында бер студент кыз Covid-19 вирусын йоктырган, әмма ул Казанда гаиләсендә яши, һәм бүген без дә аның белән даими элемтәдә торабыз. Табиблар хәбәр иткәнчә, авыру кызда җиңел формада үтә», — дип хәбәр итте ул.