Татарстанда 1,5 мең койка үпкәне ясалма вентиляцияләү аппараты белән тәэмин ителгән
(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин). Хәзерге вакытта Татарстанда 1,5 меңгә якын койка-урын үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратлары белән җиһазландырылган, алар Covid-19 коронавирусының авыр формаларын дәвалау өчен кирәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путинга онлайн-киңәшмә барышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
«Коронавирус авыруы булган пациентларга махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтү өчен республикада 3 мең 49 койкага исәпләнгән 26 дәвалау учреждениесе билгеләнгән, 1 мең 485 койка үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратлары белән тәэмин ителгән», — дип сөйләде ул.
ТР Президенты хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта республикада 1,4 мең койка-урынга 12 госпиталь җәлеп ителгән. Урыннар күбрәк кирәк булса, берничә сәгать эчендә алар шулай ук короновирус йоктырган пациентларны дәвалау өчен әзер булачак.