Песошин парламент утырышында Татарстан Хөкүмәтенең 2019 елдагы эшенә хисап тотачак
(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышына 27 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән республиканың сигез законы проекты һәм 14 федераль закон проекты. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина хәбәр итте. «2019 елда республика башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап доклады белән чыгыш ясауга Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин билгеләнде», — диде ул.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 14-16 апрельдә парламент комитетлары утырышларының беренче тапкыр видеоконференция элемтә режимында узуын искәртте.
«Эпидемиологик хәлнең начараюы һәм яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча күрелгән чаралар белән бәйле рәвештә, Татарстанда югары әзерлек режимын кертелде һәм махсус чикләүләр билгеләнде. Дәүләт Советы, яңа эш тәртибенә күчеп, эшчәнлеген дәвам итә. Массакүләм чаралар гамәлдән чыгарылды, депутатларның бер өлеше читтән торып эшли, гражданнарны дистанцион режимда кабул итү алып барыла», — диде парламент башлыгы.
Ул Президент һәм республика Хөкүмәте тарафыннан күрелә торган чаралар яңа авырулар саны кимүенә сизелерлек ярдәм итә, диде. «Рөстәм Миңнеханов вазгыятьне шәхси контрольдә тота», - дип өстәде Мөхәммәтшин. Республика парламенты утырышы эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашыр дип көтелә.