Татарстанда Covid-19 вирусына диагностика 10 лабораториядә алып барыла
(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 яңа коронавирус инфекциясенә диагностиканы ун төрле лабораториядә, шул исәптән бер шәхси лабораториядә башкаралар. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин белән видеоконференция вакытында белдерде.
«Яңа коронавирус инфекциясе диагностикасы ун лабораториядә, шул исәптән бер шәхси лабораториядә алып барыла. Барлык медицина учреждениеләре кирәкле җиһазлар, дару препаратлары, шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән», — дип хәбәр итте республика Президенты.