Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Апрель
2020

Винера Ганиева: Популярлашып китү өчен талантлы да булырга кирәк

0
Винера Ганиева: Популярлашып китү өчен талантлы да булырга кирәк

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева эстрадада танылып китәр өчен, талант та кирәк дип саный. Бу хакта ул #айдадомой онлайн концертының туры эфиры вакытында сөйләде.

«Бихисап яшьләребез татар эстрадасында җырларга тели, теләк булу — яхшы. Әмма популярлашып китү өчен талантлы да булырга кирәк бит әле. Артист харизмалык, мөлаемлык һәм башка бик күп сыйфатларга ия булырга тиеш. Әлбәттә, хезмәт кую да әһәмиятле эш, моны һәр көн эшләргә кирәк. Мин хәзерге көнгә кадәр дә һөнәремдә ниндидер яңалык ача барам», — диде ул.

Артист җырчы һөнәрен «могҗизалы һөнәр» дип атады. «Күбрәк хезмәт куйган саен, күбрәк тавышның яңа билгеләре, төсмерләре ачыла бара. Шуңа күрә эшләргә дә эшләргә! Ниндидер нәтиҗәләргә ирешер өчен тырышлык кирәк. Шулчак концерт залларың да тулачак, атказанган исемнәр дә ала алачаксың. Безнең эшебез иң авыр һөнәрләребезнең берсе дип саныйм», — дип белдерде ул.

Җырчы иң истә калган чыгышын сөйләп үтте. «Ул Португалиянең Лиссабон шәһәрендә „Травиата“ операсын башкарган кичә иде. Тамашачыларның саны өч меңгә тулды, минем өчен ул шок булды! Гастрольләребез уңышлы үтте», — дип искә алды Винера Ганиева.

«Җырчыны халыкка танытыр өчен бер генә җыр да җитә. Мин дә бер җыр аркасында халыкка кереп киттем, ул да булса — „Туй күлмәге“ җыры. Халык минем образымны шул җыр белән истә калдыра дип уйлыйм. Мин ул җырны һәрвакыт башкарам», — ди ул.

Винера Ганиева үзен җыр сәнгатендә бик бәхетле дип саный, чөнки ул чын профессионал авторлар, композиторлар, шагыйрьләр белән элемтәдә, дуслыкта тора. «Иҗади дуслык бармы дигәндә, мисал итеп якын дустым, композитор Резедә Әхиярованы әйтер идем. Бер-беребезне утыз елдан артык беләбез, репертуарымда аның җырлары күпчелек өлешне алып тора», — диде ул.

«Опера театрыннан соң мәдәният институты минем өчен икенче өемә әйләнде, анда егерме елдан артык укытам. Командабыз шәп. Ялкау студентлар һәрвакыт була. Алар миннән курка, чөнки мин бик таләпчән, ялкауларны яратмыйм», — ди үзе турында Винера Ганиева.

Җырчы битлекләр киеп, кулларны юып, перчаткалар киеп йөргәнен әйтте. «Гади генә вазгыять түгел бит бу. Аңлашыла, уңайсызлыклар барлыкка килә, кагыйдәләргә буйсынсак, шушы хәлдән исән-сау чыгарбыз, Алла теләсә. Без мондый форматта эшләргә бер дә ияләшмәгән. Алкышларны ишетергә, тамашачы күзләренә карап җырларга өйрәнгән. Сәхнәдә инде кырык еллап җырлыйм», — ди ул.

«Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында ир-атлар хәләл җефетләренең иң яхшы хатын, балаларының иң яхшы әни булуларын аңлагандыр. Кыскасы, гаиләләр, ниһаять, тагын да ныгыр дип уйлыйм һәм барысы да бәхетле булыр. Коронавирус кына бетсен», — дигән теләктә калды Винера Ганиева.





Губернаторы России
Москва

Собянин: Москва и Пекин подписали программу сотрудничества на 2024-2026 годы





Москва

Топ-5 самых ярких зарубежных архитектурных проектов на первичном рынке Москвы


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: Москва и Пекин подписали программу сотрудничества на 2024-2026 годы



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Надежда Бабкина

"7Дней": певицу Бабкину заметили с молодым помощником после разрыва с мужем




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

В УФСИН России по Республике Дагестан прошли лично-командные соревнования по легкой атлетике

Военно-спортивный фестиваль Росгвардии в «Лужниках» собрал более 20 000 москвичей и гостей столицы

В Лужниках состоялась церемония открытия Всероссийской Спартакиады Специальной Олимпиады


Большой шлем

Рублёв и еще два российских теннисиста не сыграют на Олимпиаде в Париже



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Архангельск

Более 39 млн рублей направлено на летний отдых и оздоровление детей-сирот в Архангельской области



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России