Баулының Татар Кандызы авылы мәктәбе укучылары быел да кыяр үстергән
(Баулы, 22 апрель', «Татар-информ», «Баулы-информ», Индира Сәйфуллина). Баулы районы Татар Кандызы авылы укучылары мәктәп яны теплицасында унбиш елдан артык үзләре кыяр һәм яшел тәмләткечләр үстерәләр. Укучыларның февраль аенда утырткан кыярлары уңыш бирә башлаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Ел саен, шул исәптән быел да, укучылар биология укытучысы Гөлнара Вәгыйзова җитәкчелегендә дәрестән тыш чаралар вакытында теплицада яратып кыяр үстерәләр. Быел кыяр үсентеләре февраль аенда ук шытып чыкты. Укучылар кыяр үсү процессын тулысынча күзәтеп, өйрәнеп, көндәлек тутырып, язып та баралар. Кечкенә генә теплицада балалар, бакча эшләренә, кыяр үстерү серләренә өйрәнә.
Татар Кандызы мәктәбенең директор урынбасары Рушания Хәлиуллина сүзләренчә, теплица кечкенә генә булса да, уңышы бик күп була. Ел саен яз айларында мәктәп укучылары үзләре үк үстергән витаминлы салат, яңа түтәлдән өзгән кыяр белән сыйланалар. Кыяр янында кечкенә генә түтәлдә укроп һәм яшел суган да үстерәләр.
«Быелгы уку елының дүртенче чиреге укучылар өйдә генә, шул сәбәпле җыелган уңышны укучыларга тараттык, мөмкинлекләреннән чыгып ата-аналары килеп ала», — ди Рушания Хәлиуллина.