Россиядә коронавирусны ачыклау өчен 17 тест-система теркәлгән
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Бүгенге көндә Россиядә коронавирусны диагностикалау өчен 17 тест-система теркәлгән. Бу турыда Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашкога сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
"Хәзерге вакытта сигез документ комплекты дәүләт теркәвенә бирелгән, без аларны якындагы атнада әйләнешкә чыгарырбыз", - дип өстәде Мурашко үзенең докладында РФ Хөкүмәте каршындагы Координация советы президиумы утырышында.