Татарстанда көчле җил, буран һәм бозлавык көтелә
(Казань, 22 апрель, «Татар-информ»). Синоптиклар 23 апрельдә Татарстанда һава шартлары начарлануы турында кисәтә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Төнлә һәм көндез урыны белән көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан искән җил көчәйгәндә секундына 21 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Шулай ук республиканың күпчелек районнарында кыска вакытлы буран, ә төнлә һәм иртән юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин.
Төнлә һава температурасы 0...-4 градус, көндез +6 градус булачак.