Казанда Стелла Писарева белән хушлашу чарасы Covid-19 аркасында булмаячак
(Казан, 25 май, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Covid-19 коронавирус таралу куркынычы саклану сәбәпле, Казанда КДУның Тарих музеена нигез салучы -ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Стелла Писарева белән хушлашу чарасы булмаячак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына билгеле булды.
«Стелла Владимировна белән күпләр саубуллашырга теләр иде. Тик, кызганыч, авыр эпидемиологик хәл аркасында, хушлашу чарасы булмаячак. Озату иртәгә туганнары катнашында узачак, ул Арча зиратында җирләнәчәк», – дип сөйләде Стелла Писареваның элеккеге хезмәттәшләре.
«Татар-информ» легендар мәдәният эшлеклесенең 95 яшендә вафат булганлыгын хәбәр иткән иде. 1979 елда ул Казан дәүләт университетының Тарих музеен нульдән башлап төзи, ул музейны 39 ел дәвамында җитәкли. Бу еллар эчендә Писарева йөзләгән университет күргәзмәләре, семинарлар һәм конференцияләр оештыра. Олы яшьтә булуына карамастан, ул Горький һәм Шаляпин музейларында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшләвен дәвам иткән.
Стелла Писарева 1946 елда КДУ тарих-филология факультетының филология бүлеген тәмамлый. Ул бөтен гомерен республикада музей төзелешенә багышлый. А.М. Горький музеенда, ТАССРның Дәүләт музеенда эшли. Бөгелмәдә Ярослав Гашек музее, Чаллы шәһәрендә КамАЗ тарихы һәм төзелеше музее, Кырлайда Габдулла Тукай музее һ.б. оештыруда катнаша.