Татарстанда җәйнең беренче көнендә яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә
(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 1 июньдә, Татарстанда төнлә һәм көндез яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә. Җилнең тизлеге урыны белән секундына 17-22 метрга кадәр җитәчәк. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Моннан тыш, иртән һәм көндез көчле яңгыр явачак. Республика территориясендә урыны белән боз явуы да көтелә.