Яңа уку елында Чиләбе өлкәсендә теләге булган балаларга татар телен өйрәтәләр
(Казан, 31 май, «Татар-информ»). 2020-2021 елгы уку елында Чиләбе өлкәсендә яшәүче балаларның татар теле һәм мәдәнияте буенча тел белеме һәм күнекмәләр алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Әлеге эш өлкә мәктәпләрендә башлангыч һәм V–IX сыйныфларда белем алучы укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеген оештыру аша башкарылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа уку елы башына укучылар һәм әти-әниләр тарафыннан сайлап алу өчен Чиләбе өлкәсе Мәгариф министрлыгы раслаган дәрестән тыш эшчәнлек буенча программалар тәкъдим ителәчәк. Өлкә мәктәпләренең татар телен һәм мәдәниятен өйрәнүне ни дәрәҗәдә масштаблы итеп оештыруы, укучыларның саны, өлкәдә ничә педагог укучыларга татар телен өйрәтергә алынуы ата-аналар сайлавына бәйле булачак. «Атнага бер дәрес балагызга йөкләнешне арттырмаячак, ә туган татар телен һәм милли мәдәниятне алга таба мөстәкыйль рәвештә өйрәнү өчен анда мотивация уятачак, белем бирү офыкларын киңәйтәчәк һәм баланың шәхесен үстерү өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килә. Иң яхшы педагоглар бер ел эчендә ким дигәндә туган телгә, халык тарихына һәм аның традицияләренә кызыксыну уята алачак», — ди Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы. Теләге булучыларга Чиләбе өлкәсе Татар конгрессына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Элемтәгә керү өчен телефоннар: +7 (351-72) 9-32-78, 8900-072-07-72, 8965-854-41-46.