Осиноводагы заводны июльдә төзи башларга планлаштыралар
![Осиноводагы заводны июльдә төзи башларга планлаштыралар](https://tatar-inform.tatar/attachments/4fc1b5a2dfd13869124ddf95e098456565ac90a5/store/crop_and_fill/0/8/540/303/780/440/bca60038256394d02fd5bd38f4a1122ab2738bd3abd1b6b12db78ce55b4d/AI3I1240%5B1%5D.jpg)
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Калдыкларны термик зарарсызландыру предприятиесен төзүнең төп этабын июль аенда башлау планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «АГК-2» генераль директоры Рамил Нигъмәтуллин сөйләде. «Төп этап июльдә башланыр дип уйлыйм», — диде Рамил Нигъмәтуллин. Хәзер мәйданчыкта әзерлек эшләре бара. Экспертлар булачак предприятиегә бәя биргәннән соң, аның экология өчен куркынычсызлыгын раслаганнан соң эшкә керешкәннәр. Завод төзелешенең подрядчысы-«Татнефтепроводстрой», ә инвесторы — «РТ-Инвест»