Казаннан Сочига туры рейслар 17 июньдә ачылачак
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). AZUR air авиакомпаниясе 17 июньнән Казаннан Сочига оча торган рейсларны ача. Бу хакта «Казан» халыкара аэропортының матбугат хезмәте хәбәр итә. Рейслар атнага ике мәртәбә — чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә булачак. Казаннан Сочига очу вакыты 2 сәгать 45 минут. Рейслар Boeing 767-300 лайнерында булачак, ул эконом-класс салонында 336 пассажирга исәпләнгән. Билет бәяләре бер якка 2 452 сумнан башлана.