Бельгия татарлары «Татар-информ»ны 30 еллыгы белән котлады
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Бельгия татарлары берлеге лидеры Регина Вәлиева «Татар-информ» агентлыгын 30 еллык юбилее белән котлады. «Брюссельдән ихлас сәламнәр белән мин, Регина Вәлиева, Бельгия татарлары берлеге исеменнән сезне 30 еллык юбилеегыз белән котлыйм. Бельгия Корольлеге ватандашлары көн саен «Татар-информ» сайтында яңалыкларны рәхәтләнеп укый. Без сезгә алга таба да уңышлар телибез», — диде оешма җитәкчесе. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы көн саен рус телендә 200дән артык һәм татар телендә алтмыштан артык яңалык чыгара. Яңалык тасмасы һәр 7-10 минут саен яңартыла. Атна саен sntat.ru һәм intertat.tatar сайтларында якынча алтмыш мәкалә, ун интервью, 5-7 матбугат конференциясе чыга.