Белгеч: битлек киеп йөрү — Covid-19 эпидемиясен туктату өчен кирәкле шарт
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясеннән вакцина булмаганлыктан һәм түбән иммунитет булганлыктан, эпидемия үсешенә юл куймас өчен кешеләргә бер-берсе белән элемтәләрне чикләргә кирәк. Бу хакта «Волга» эксперт штабының онлайн-утырышында оешманың Югары мәктәбе һәм сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе, медицина фәннәре докторы Гүзәл Улумбәкова хәбәр итте. «Нигә бу шулай куркыныч? Мәсәлән, грипп вакытында без авырганыбызны беләбез, өйдә калабыз һәм башка кешеләр белән аралашмыйбыз, битлек киябез. Ә коронавирус белән авырганда кеше авырганын да белмичә йөри. Ике кеше кигән битлек — вирусны йоктыруны туктату өчен җитди шарт», — дип сөйләде Гүзәл Улумбәкова. Ул социаль дистанцияне үтәргә кирәк, чөнки вирус кисәкчәләре сөйләшкәндә 2 метрга, йөткергән һәм төчкергән вакытта 8 метрга оча, шулай ук һава белән күчә.