Казан елга порты туристлар утырган круиз корабльләрен кабул итүгә техник яктан әзер
![Казан елга порты туристлар утырган круиз корабльләрен кабул итүгә техник яктан әзер](https://tatar-inform.tatar/attachments/afd70f045f7d15e0457fbf5fe213e4507d74e29f/store/crop_and_fill/5/11/535/301/780/440/bdac55b258c81454ea6df8df0a6b298958ced726338f82d30a53b69c4b32/NALX6560%5B1%5D.jpg)
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Татарстан портлары туристлар утырган круиз корабльләрен кабул итүгә техник яктан әзер. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат сәркатибе Наилә Клевлеева хәбәр итте. Бу турыда ТАСС яза.
«Без дүрт палубалы корабльләр туктый алсын өчен тирәнәйтү эшләрен башкардык. Без кабул итәргә әзер, моңа Иделдәге су күләме дә мөмкинлек бирә. Техник яктан бар нәрсә дә әзер, зур суднолар да килә ала», — диде ул.
Май ахырында Казанның елга портыннан Зөягә рейслар ачылды. Зөягә кадәр юл бәясе зурлар өчен 127, балаларга 63,5 сум.
Казан елга портыннан Болгарга да китеп була. Әлеге туристик урынга тизйөрешле «Метеорлар» җибәрәләр. Билет бәясе бер якка зурлар өчен 376, ә балаларга 188 сум.
Елга круизлары турында тулырак « События» сайтында укыгыз.