Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус өзлегүләрен дәвалау өчен препарат теркәде
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус инфекциясеннән алган өзлегүләрне дәвалау өчен тагын бер препарат теркәде. Бу хакта RT хәбәр итә.
«Левилимаб» (сәүдә атамасы — «Илсира») Covid-19 авыруының катлаулы формасын кичергән пациентларга, цитокин штормы, ягъни иммунитет организм күзәнәкләренә һөҗүм иткәндә бирелә.
Башта «Левилимаб» ревматоид артритны дәвалау өчен эшләнелә, әмма нәтиҗәсе аркасында, препаратны коронавируска каршы көрәш кысаларында клиник сынауларга керткәннәр.
Федераль министрлык хәбәр иткәнчә, бу гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу һәм аларны бетерү шартларында дару чаралары белән эш итү үзенчәлекләрен җайга сала торган РФ Хөкүмәте карары белән каралган тизләтелгән процедура буенча теркәлгән икенче препарат.