Истанбулның мәдәни объектлары Covid-19 сәбәпле кертелгән чаралардан соң кабат ачыла
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Истанбулның танылган Топкапы сарае янә ачылды. Ул коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору чаралары кысаларында 18 мартта ябылган иде. Бу хакта «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә. Төркиянең Илкүләм сарайлары идарәсе карамагындагы мегаполис музейлары социаль дистанциянең яңа кагыйдәләрен исәпкә алып ачыла. Топкапы сарай коплексы биналарында даими рәвештә дезинфекция үткәрелә, социаль дистанцияне саклау өчен сары сызык сызылган. Музейга билетларны QR-код яки элемтәсез ысул белән түләргә мөмкин. Музей комплексына кергәндә туристның температурасы үлчәнә, битлек бирелә һәм дезинфекция чаралары белән файдаланырга тәкъдим ителә. Моннан тыш, сарайга кергәндә туристлар рентген камералары аша уза.