Наил Мәһдиев Чаллыда яшәүчеләрне урамда элеккечә битлек киеп йөрергә өндәде
(Чаллы, 8 июнь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмәтдинова). Урамда битлек кию режимы бетерелүгә карамастан, Чаллы башлыгы Наил Мәһдиев мэриядә эшлекле дүшәмбедә шәһәрдә яшәүчеләрне җәмәгать урыннарында саклык чараларын үтәүне дәвам итәргә өндәде.
«Коронавирус бер сәгать эчендә юкка чыкмаячак, безгә аның белән озак яшәргә әле. Җәмәгать урыннарында шәһәр халкының саклану чараларын үтәвенә, алга таба да урамда битлек һәм перчатка киеп йөрүенә ышанам», — диде автошәһәр башлыгы.
Автошәһәр мэры муниципаль оешма җитәкчеләренә битлек-перчатка режимын сакларга һәм эш урыннарын график буенча дезинфекцияләү турында турыдан-туры күрсәтмә бирде. «Сезгә документлар белән гражданнар килә, алар үз иминлегенә ышанырга тиеш», — диде мэр.