Әлмәт нефтьчеләре усак урманы утырта
(Әлмәт, 8 июнь, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары», Эльвира Гатауллина). Май азакларында «Татнефть» Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәсе тирәсендә Саба урман питомнигыннан кайтарылган триплоидлы усак үсентеләре утыртуны башлап җибәрде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Компания тырышлыгы белән әлеге тирәлек өчен үпкәләр функциясен башкарачак яңа урманга нигез салына башлады. «Татнефть» үзе эшчәнлек җәелдергән территориядә экологик хәлне яхшыртуга зур әһәмият бирә. Һәм әлеге бурычны үтәү кысаларында компания җитәкчелеге Түбән Мактама бистәсе тирәсендә урман үсентеләре зонасын булдыруда ярдәм итәргә дигән карар кабул итте, — дип сөйли «Татнефтегазпереработка» идарәсе начальнигының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Эдгар Мостафин. «Агымдагы елның май һәм август айларында гомуми мәйданы 15 гектар булган ике участокта 24 мең үсенте утырту планлаштырыла. Беренче участок җәй башына кадәр, ә икенче участок эссе вакытлар тәмамланганнан соң барлыкка киләчәк. 40-50 см биеклектәге кечкенә үсентеләр утыртыла, алар шактый нәзберек, шуңа да яхшы үсеп китә алсыннар өчен шушы ике чор сайланды», — диде подрядчы оешма вәкиле. «Бер гектарга 1650 агач утыртылачак. Бу — үсентеләрнең тернәкләнеп китүен исәпкә алып шулай эшләнә, һәм биредә урман үсәчәген гарантияли», — диде Эдгар Мостафин.