Чирмешән районының Лашман авылына Себердән күгәрченнәр кайткан
(Чирмешән, 8 июнь, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районының Лашман авылында яшәүче Камаловлар гаиләсе Себердән күгәрченнәр кайтарткан. Күгәрченнәр авылны үз иткән, йорттан ерак очып китми икән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Күгәрченнәр асрау — ул минем күптәнге хыялым иде. Бу кошларны үзләре дә күпләп үрчетүчеләр, Сургутта яшәүче якташларыбыз Фазыл абый белән Миндар абый Әгъләмовлар җибәрде», — дип сөйләде хуҗабикә Наилә. Хуҗалар ишегалларында 14 баш күгәрчен өчен иркен читлек ясап куйган. Бу — декоратив күгәрченнәр, «Павлиний» токымлы. Алар койрыкларын нәкъ тавис кошы кебек җәеп җибәрә. «Күгәрченнәр ашауга әллә ни нәзберек түгел икән, аларга бодай, борчак, кукуруз, көнбагыш, тары, арпа, бөртеклеләрне ярып та бирәләр. Гомумән, бу кошларны асрауның бер авырлыгы юк», — ди гаилә башлыгы Фәнил. «Себер кунаклары» инде йомырка салып, балалар да чыгарган. Ана күгәрчен ике йомырка сала икән, аннары 18 көн утыра. Ата һәм ана күгәрчен үзләре яшәгән 20 ел эчендә бер- берсенә тугрылык саклый икән.