Татарстанда 130 мең бала биш мең сум акча алды
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда 3 яшькә кадәрге балаларга 5 мең сум күләмендә яңа федераль түләүне 129,3 мең бала алган. Бу хакта бүген Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте. Ул социаль челтәрләрдә Татарстанның рәсми бергәлекләрендә онлайн-трансляциядә халыкның сорауларына җавап бирде.
«Апрельдән июньгә кадәр балага түләнә торган акча 5 мең сум тәшкил итә. Өч айга 15 мең сум булачак. Бу акчаны Пенсия фонды түли», — диде спикер.
Ана капиталын алу хокукына ия гаиләләргә (шул исәптән әлеге акчаларны агымдагы елның 1 апреленә кадәр алучыларга да) һәм шулай ук беренче бала 2020 елның 1 апреленнән 1 гыйнварына кадәр туган яисә уллыкка алынган гаиләләргә дә түләү каралган. Республикада андыйлар 136,7 мең кеше. Хәзерге вакытта 120,7 мең гариза буенча акча күчерелгән. Бу максатларга федераль бюджеттан 1,8 млрд сум акча бүленгән.