Малькевич Казаннан туры эфирда сайлауларда өч яңа фейк турында сөйләде
(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүе барышында интернетта федераль һәм төбәк киңлегендә яңа өч фейк барлыкка килде. Алар турында бүген Россия Иҗтимагый палатасы белән туры эфир вакытында РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләләре буенча гомумроссия тавыш бирүенә әзерлек буенча РФ Иҗтимагый палатасы эшче төркеме әгъзасы, Милли кыйммәтләрне яклау фонды президенты Александр Малькевич Казанда 42нче сайлау участогында сөйләде. «Тавыш бирү башланганчы ук тарала башлаган беренче гомумфедераль фейк. Хәзер янәсе тавыш бирү участогында паспорт күрсәтергә кирәкми дигән сүз чыкты. Бу ачыктан-ачык ялган, барысы да паспортның кирәклеген белә, бары тик аны социаль дистанция саклап, күрсәтергә кирәк», — диде спикер. Ике фейк аерым төбәкләргә кагыла. Фейкларның берсе Тверьда «Голос» хәрәкәте вәкилләре тарафыннан актив таратыла. Янәсе 33нче участокта автобуста тавыш бирәләр. Чынлыкта, Тверьда андый участок бөтенләй юк. Икенче фейк Пермьнән килде. Анда кешеләр багажникта тавыш биргәне төшерелгән фото челтәрләргә таратыла. «Чынлыкта мондый тавыш бирү булмады. Участок комиссиясе участокка илтү өчен документларны һәм шәхси саклану чараларын багажникка төягән. Журналистларны һәм иҗтимагый күзәтүчеләрне элементар рәвештә фейклар ничек барлыкка килүе турында тагын бер кат кисәтергә телим. Без сәгать саен күзәтү ясыйбыз һәм һәр брифингта төбәкләрдә һәм федераль дәрәҗәдә таратыла торган хәлләрне сөйлиячәкбез. Һәр хәлне без игътибар белән тикшерәбез һәм тиешле материалларны бирергә әзер», — диде Малькевич. Казанда Россия Иҗтимагый палатасының ситуацион үзәгенә онлайн-тоташуда Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева һәм республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев катнашты. Зилә Вәлиева үз чыгышында Татарстанда яшь иҗтимагый күзәтүчеләр командасы төзелүен билгеләп үтте. «Көн саен без «Чиста сайлаулар өчен» корпусы һәм республика оешмалары җитәкчеләре булган күзәтүчеләр штабы режимында эшлибез. Без шактый уңай мәгълүмат алабыз, аны РФ Иҗтимагый палатасы сайтына җибәрәбез һәм үзебездә «Җәмәгать күзәтүе тарихы: көн артыннан көн» дигән махсус рубрикада урнаштырабыз. Оператив режимда рус һәм татар телләрендә хәбәрләр социаль челтәрләрдә бастырыла. Тәртип бозулар картасында беренче һәм икенче эш көнендә берничә хәбәр теркәлде. Бүген без ике мөмкин булган тәртип бозу белән эшлибез, алар Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе контролендә. Әмма бу хәлләрне җентекләп тикшерергә кирәк, чөнки алар махсус оештырылган провокация булырга мөмкин», — диде Зилә Вәлиева. Спикер сүзләренчә, иҗтимагый күзәтүчеләр һәр конкрет ситуацияне ачыкларга ярдәм итә. Мисал өчен, күптән түгел мәҗбүри тавыш бирүне оештыру турында хәбәр булды, әмма ул расланмады.