Россия хөкүмәте эшсезлек буенча пособие түләүгә 13,5 млрд сум бүлеп бирәчәк
(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). РФ Министрлар Кабинеты җәй дәвамында эшсезлек буенча пособие түләүгә 13,5 млрд сум бүлеп бирәчәк. Бу хакта Хөкүмәт утырышында РФ Премьер-министры Михаил Мишустин хәбәр итте, дип җиткерә ТАСС. Премьер-министр арттырылган пособиенең РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча август ахырына кадәр озайтылуын искәртте. «Җәй азагына кадәр эшсезләргә түләүләрне вакытында тәэмин итү өчен хөкүмәт бу максатларга 13,5 млрд сумнан артык акча юнәлдерәчәк», - дип белдерде Россия Премьер-министры. Август азагына кадәр пособиенең минималь күләме 4,5 мең сум тәшкил итәчәк, ә сентябрьдән аның күләме 1,5 меңгә калачак. 2020 елның 1 мартыннан эшсез калган кешеләр өчен максималь түләүләр -12,13 мең сум һәм ата-аналары эшсез калган балалар өчен 3 мең сум күләмендә пособие шулай ук августка кадәр озайтылды. Михаил Мишустин сүзләренә караганда, рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны апрельдән 3,5 тапкырга арткан. Шуңа да карамастан, эшсезлекнең кискен сикерешеннән котылырга мөмкин булды.