Полиция хезмәткәрләре Чаллыда массакүләм сугышуда катнашкан егетне тоткарлады
(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Полиция хезмәткәрләре Чаллыда яшьләрнең массакүләм сугышуында катнашучыны тоткарлады. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Полициягә Чаллыда яшәүче 23 яшьлек егет мөрәҗәгать иткән. Ул төнлә үзенә егетләр төркеме һөҗүм иткәнен сөйләгән.
Шул ук көнне полиция хезмәткәрләре җинаять кылуда шикләнеп элек хөкем ителгән 19 яшьлек егетне кулга ала.
Әлеге факт буенча «Хулинганлык» маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Хәзер егетне 7 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Алдарак «Татар-информ» Чаллыда массакүләм сугышуны видеога төшергәннәрен хәбәр иткән иде.