Миңнехановка социаль-мәдәни объектларда капиталь ремонт барышы турында сөйләделәр
(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык районнары белән видеоконференция режимында киңәшмә уздырды. Киңәшмәне ачканда ул республикага ике көнлек эш сәфәре белән Россия Премьер-министры Михаил Мишустинның, шулай ук берничә федераль министрның килүен искә төшерде. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Михаил Мишустин Казанда республика йогышлы авырулар хастаханәсе корпуслары төзелешенә бәя биргән. Татарстан Президенты әйтүенчә, бу объектта эшләр яхшы оештырылган, хәзер иң мөһиме — булган темпны саклау һәм төзелешнең сыйфатын тәэмин итү. Ул объектның август уртасында эшли башларга тиешлеген дә әйтте.
Соңыннан күпфатирлы йортларда, социаль-мәдәни өлкә һәм авыл хуҗалыгы объектларында капиталь төзекләндерү эшләре барышы, ТР Газификация фонды программаларын тормышка ашыру турында республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов чыгыш ясады.
Быел 41 районда меңнән артык күпфатирлы йортны төзекләндерү планлаштырыла. Программада планлаштырылган барлык эшләр дә җылыту сезонына кадәр төгәлләнергә тиеш.
«Мәгариф» тармагы буенча дүрт программа тормышка ашырыла. Хәзерге вакытта 32 мәктәптә, өч коррекцион мәктәптә, 77 мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында, 16 ресурс үзәгендә капиталь ремонт бара.
«Яшьләр сәясәте» тармагы буенча өч программа тормышка ашырыла. Дүрт яшьләр үзәгендә, дүрт сәламәтләндерү лагерендә, 16 яшүсмерләр клубында капиталь төзекләндерү дәвам итә.