Әлки районында 83 мең тоннадан артык сенаж әзерләнгән
(Казан, 11 июль, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре»). Әлки районы хуҗалыкларында 83 мең 570 тонна сенаж салынган. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.
Иң күп яшел массаны «Хузангай» җәмгыяте терлекчелек комплексына әзерләгәннәр. Биредә 25 мең тоннадан артык сусыл азык салынган.
Карга савым комплексында — 18 мең, Чуаш Кичүендә 13 мең тоннадан артык сенаж запасы тупланган.
Кичә хуҗалыкларда 2300 тонна сенаж салынган. Бер үк вакытта печән хәзерләү дә дәвам итә. Районда 4700 тонна печән запасы булдырылган. Бер көндә 242 тонна печән саклауга куелган.