Татарстанда хезмәт коллективларында Covid-19 йоктыру очраклары арткан
(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Узган атнада 23 хезмәт коллективында коронавирус инфекциясенең 37 очрагы ачыкланган, бу аннан алдагы атна белән чагыштырганда биш очракка күбрәк. Бу хакта Республиканың Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Марина Трофимова сөйләде Марина Трофимова әйтүенчә, инфекция йоктыруны булдырмый калу һәрвакытта да мөмкин түгел, әмма коллектив эчендә таралуны булдырмый калу һәм тиешле профилактик чараларны үтәү мөһим. Докладчы сүзләренчә, узган атнада 640 объект тикшерелгән, тагын 223 күрсәтмә бирелгән. Республикада 100 мең кешегә 127,2 очрак туры килә. Covid-19 белән авыруның иң югары дәрәҗәсе 15 районда теркәлгән, әлеге күрсәткеч 14 районда уртача, ә 16 районда түбән. Татарстандагы 1280 кеше изоляциядә, алар арасында читтән кайткан 99 кеше дә бар. Изоляция режимын 19 тапкыр бозганнар (Әлмәт, Бөгелмә, Казан, Яшел Үзән, Лаеш, Чаллы, Түбән Кама). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада коронавируска бәйле вазгыять тотрыклы, әмма бу иркенәергә сәбәп түгел дип белдергән иде.