«Питрау» бәйрәменең программасы билгеле булды
(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). «Питрау» керәшен мәдәнияте республика бәйрәменең программасы билгеле булды. Бу хакта Татарстан Республикасы керәшеннәренең Иҗтимагый оешмасы Идарәсе рәисе урынбасары, башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова хәбәр итте. 10:00 — Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның «Питрау» керәшен мәдәнияте республика бәйрәме уңаеннан котлавы. 10:05 — Татьяна Ефремованың «Питрау» җырына клибы. 10:10 — Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова котлавы. 10:15 — «Ялкын» журналының «Питрау — 2019» бәйрәме турында видеоролигы. 10:20 — Татарстан Республикасы керәшеннәренең Иҗтимагый оешмасы Идарәсе рәисе Иван Егоров котлавы. 10:30 — ТНВ архивыннан «Каравай — Питрау-2019» тапшыруы. 11:00 — Лидия Әхмәтованың «Кунаклар җыры» клибы. 11:05 — Татарстан халыклары ассамблеясе советы рәисе урынбасары, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов котлавы. 11:10 — «Милли сорау һәм җавап» программасы. Студия кунагы — Татарстан Республикасы керәшеннәренең Иҗтимагый оешмасы Идарәсе рәисе урынбасары, башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова. ТНВ телеканалы архивыннан. 12:00 — Бәйрәмнең традицион ризыгы булган уха әзерләү буенча мастер-класс. Чистай районының Бахта авылының «Карендәш» фольклор ансамбле белән Майя Миняева үткәрә. 13:55 — Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров сәламләве. 14:00 — Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең фольклор ансамбле концерты. 16:00 — «Питрау» документаль фильмы. Режиссеры — Салават Юзеев. 18:00 — Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев белән туры эфир. 19:00 — Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле концерты.