Татарстанда исерек шофер каршыга килүче машина белән бәрелешеп, зыян күргән
(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда исерек шофер каршы як полосага чыгып зыян күргән. Бу хакта авария урыныннан «Татар-информ» агентлыгының үз хәбәрчесе сөйләде. Авария кичә кич, Тукай районында М7 трассасында булган. «Лада» фургонының 35 яшьлек исерек шоферы каршы як полосага чыга һәм «Рено» машинасы белән бәрелешә. «Юл-транспорт фаҗигасендә аварияне китереп чыгарган исерек шофер зыян күргән. Ир-атның сөякләре сынган, баш мие селкенгән һәм баш сөяге зарарланган. Аны хастаханәгә алып киткәннәр», — дип сөйләде агентлык хәбәрчесе.