Югра татарлары «Арантур йолдызлары» фестивален оештыра
(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Югра татарлары «Арантур йолдызлары» фестивален үткәрә. Чара Ханты-Манси автономияле округының Совет районы татарлары милли-мәдәни автономиясе проектлар бәйгесендә яулаган грант акчасына оештырылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Олимп» физкультура-сәламәтләндерү комплексының «Арантур» ял базасы язучылар, музыкантлар һәм рәссамнарның очрашу урыны була. Ике көн эчендә яшь шагыйрьләр, прозаиклар, рәссамнар һәм актерлар өчен биш мастер-класс уза.
Моннан тыш, теләгән һәркемне курчак ясарга өйрәтәләр. Шулай ук иҗади эшләр күргәзмәсе оештыру күздә тотыла. Юграның оешуына 90 ел тулуга багышланган видеоролик күрсәтәләр.
Фестивальдә катнашу өчен район китапханәсе сайты аша гариза тапшырырга мөмкин, диелә хәбәрдә.